беренче театр актеры и роли
«ЗУЛЕЙХА», КИНОТАВР БИКЧАНТАЕВА И БЕРЕНЧЕ ТЕАТР : ИСТОРИЯ ТАТАРСКОГО КИНО
В конце августа традиционно стартуют «Дни татарстанского кино-2020», где в рамках XVI Казанского международного фестиваля мусульманского кино вновь можно будет насладиться просмотром национальных татарских фильмов. В преддверии этого культурного события, предлагаем вспомнить самые яркие киноработы республиканских кинорежиссеров, а также совершить небольшой экскурс в историю киноискусства Татарстана.
К МЕСТАМ РОЖДЕНИЯ ТАТАРСКОГО КИНОИСКУССТВА
Впервые с искусством кино в казанском крае познакомились еще в конце XIX века. Еще в мае 1887 года в Городском театра, некогда располагавшемся в одном из здании по улице Баумана состоялся первый кинопоказ. Зрители увидели знаменитую картину братьев Люмьер «Прибытие поезда».
На рубеже XIX-XX веков киноискусство в Татарии начало развиваться столь стремительно. Уже в апреле 1889 года в Казани прошли первые киносъемки – съемки спектакля «Трильби», поставленного по одноименному роману английского писателя Джорджа Дюморье. Одну из главных ролей в фильме сыграл молодой 23-летний артист Василий Качалов. Постановка была снята на «Синематограф» Люмьера, купленный лично у самого изобретателя».
Первый татарский игровой фильм, получивший название «Булат-Батыр» был создан в 1926 году по заявке молодого партийного работника А. Шакирова. Сценарий к фильму написал известный кинодраматург Н. Зархи. Режиссером картины стал Ю. Талич, а его ассистентами – ещё на тот момент неизвестные И. Пырьев и К. Поздняков – будущий первый татарский кинорежиссер.
Фильм, посвященный о пугачевскому восстании, по масштабам съемочного процесса стал по-настоящему грандиозным. Добавлял реалистичность киноленте и тот факт, что съемки картины проходили в местах непосредственного происхождения реальных исторических событий – в Казанском Кремле и на берегу реки Казанки.
ТАТАРСКАЯ ДОКУМЕНТАЛИСТИКА
В советское время в Татаркой республике развивалось не только художественное кино. Татарская советская «документалистика» также делала большие успехи. Благодаря производившимся в республике документальным фильмам сегодня мы имеем возможность видеть уникальные кадры с уникальными событиями из истории ТАССР – кадры с I Учредительного съезда Советов рабочих, красноармейских и крестьянских депутатов 1920 года; кадры с празднования первых юбилеев Татарской АССР, хроники строительства Камского автомобильного завода и видеоматериалы с видами Казани разных лет.
Важной вехой в истории советской татарской кинематографии стало создание первой казанской документальной картины «Татарстан. Страна четырех рек». Художественно-документальный фильм, рассказывающий о достижениях Татарской АССР в первом десятилетии ее существования, способствовал развитию нового на тот момент кинематографического направления – документального кино.
ОТ «ТАТКИНО» ДО «ТАТАРКИНО»
Казанская студия кинохроники была создана в 1932 году на базе производственной мастерской Татарского отделения «Востоккино». За годы работы киностудии было выпущено 50 документальных фильмов и около 100 сюжетов для всесоюзного экрана.
Своему появлению Татарское отделение кинохроники во многом обязано кинематографическому объединению «Таткино». Будучи основанным в 1924 году, «Таткино» стало первой в Поволжье киноорганизацией, объединявшей в себе функции кинопроизводства и кинопроката. Помимо непосредственного создания фильмов «Таткино» занималось дубляжем фильмов. Примечательно, что объему дубляжа казанская киностудия превосходила даже «Мосфильм». Дело в то, что казанская киностудия осуществляло дубляж отечественных и зарубежных кинолент на национальные языки народов Поволжья.
По объему дубляжа казанская киностудия превосходила даже Мосфильм
В настоящее время преобразованная в «Татаркино» татарская киностудии продолжает выпускать фильмы различной тематики и разных жанров (игровые, полнометражные и короткометражные, документальные, анимационные). Основное внимание «Татаркино» уделяет производству национальных фильмов и сериалов.
Так, например, в 2015 году киностудией был выпущен сериал «Ак чәчәкләр» («Белые цветы»). Экранизация одноименного романа А. Абсалямова, повествующая об истории любви двух молодых врачей– Гульшагиды и Мансура — не только вдохнула в роман новую жизнь, но и позволила вернуть интерес масс к произведениям татарских классиков.
Беренче театр актеры и роли
Хәмзә бай — иске фикерле Казан бае; башында ак бүрек, яшел кәләпүш, өстендә намаз туны, аның эченнән бишмәт, аның эченнән кыска җиңле камзул кигән, чалбар балагын ак тасма белән бәйләгән.
Гафифә — Хәмзә байның кызы.
Вәли — Хәмзә байның кияве.
Хәбибрахман — Хәмзә байның улы, аңгыра.
Факиһә — Хәбибрахманның хатыны.
Биби — Хәмзә байның асравы, аңгыра кыз.
Фатих — Хәмзә байның кибетчесе.
Вакыйга Казанда, Хәмзә байның өендә.
Бай сымак бер өй. Ике якта икешәр ишек. Түрдә тәрәзәләр, тәрәзә арасында көзге. Стена буенда урындыклар. Сул тарафта бер диван. Аның алдында өстәл. Пәрдә ачылганда, сәхнәдә Вәли күренә; өстенә пальтосын кигән, кулына таяк тоткан, күңеле бик шат, өйнең бер башыннан бер башына кызу-кызу атлап йөри.
Вәли. Буласыңмы инде?
Гафифә. Хәзер булам.
Вәли. Тизрәк бул инде, зинһар! (Башын бүлмәдән алып, ишекне ябып, халыкка таба карап.) Менә сиңа кирәк булса, мин инде өстемә пальтоларымны кигәнгә бер сәгать булды. Ә ул әле һаман пудыр ягынып бетерә алмый; пудыр ямьсез төште дип, яңадан битен юып ята. Әле ярый, көзге ямьсез күрсәтә дип, көзгене бәреп ватмаган, (Уң як ишектән кулына поднос белән чынаяклар күтәреп чыгып, Биби узып бара.)
Биби. Карыйм ич инде!
Биби. Белмим, нинди нәрсәдер.
Вәли. Тфү, чорт! Сөйләп бетергәнне көт!
Вәли. Тыңласаң, шул: менә без хәзер театрга китәбез.
Биби. Нәрсә төятергә?
Вәли. Атаң башы! Мин сиңа төятергә димим, театрга дим, аңладыңмы, театрга дим!
Биби. Йә, аңладым инде, театрга, ул нинди җир соң?
Вәли. Анысы сиңа кирәк түгел. Без киткәч, каенатай кайтыр, ул сорар безне: «Кайда киттеләр?»— дип. Син аңа әйт: «Кодаларга киттеләр»,— дип. «Театрга киттеләр»,— дип әйтмә!
Биби. Сорамаса нишләрмен?
Биби. Ярый. (Кереп китә башлый.)
Вәли. Тукта әле! (Биби туктый.) Син, аңгыра нәрсә, рәтләп әйтә дә белмәссең әле.
Биби. Нишләп белмәскә!
Вәли. Йә, әйтеп кара әле, ничек дип әйтерсең икән.
Биби. «Вәли җизниләр театрга китмәделәр, кодаларга киттеләр»,— диярмен.
Биби. Соң ничек дидең?
Вәли. Мин сиңа: «Театрга киттеләр»,— дип әйтмә, «Кодаларга киттеләр», дип әйт дидем.
Биби. Мин дә бит «киттеләр» димәдем.
Вәли. Фу, җәфа икәнсең, кайдан башыма бәла алдым! Менә, син яхшы тыңла: әгәр дә каенатай безне: «Кая киттеләр?»— дип сораса, «кодаларга киттеләр» диген. Башка сүз әйтмә, бар, юлыңда бул!
Биби. Ярый. (Кереп китә.)
Гафифә. Хәзер булам инде. Нәрсәгә шаулашасыз икән дип карарга гына чыккан идем.
Вәли. Әнә шул, бар ич әле, бер адәм имгәге Биби, шуңа сүз аңлата алмыйча аптырап беттем. «Без хәзер театрга барабыз»,— дигән идем, «нәрсә төятергә» дип, миннән сорап ята.
Гафифә. Ул һәрвакыт шулай, һич аңламый ул. Мин аны беркөннәрне Гарифәләргә җибәрдем: — Абыстай:— «Гарифәнең алдырган кислатасы юк микән. Бик күңелләрем болганып тора. Үзебездә судысы бар барын да, ирләр өйдә вакытта кислата алдырырга онытылган»,— дип әйтте, дип сора,— дигән идем, барган да: «Абыстай, киез каталарын биреп торсыннар ла»,— дип сорап, миңа кислата урынына киез ката күтәреп кайткан. Гарифәдән шул кадәр оялдым, бөтенләй менә җир тишегенә керерлек булдым.
Вәли. Йә, ярар, аларын башка вакытта сөйләшербез, театрга барырга соңга калабыз, бар, тизрәк бул!
Гафифә. Хәзер булам. Ә, ни, синнән шуны гына сорыйм дигән идем. Ул театрда кеше күп булыр микән?
Вәли. Һу! Күп булмыймы соң! Беләсең бит, бүген мөселманча театрның беренче башлана торган көне. Шулай булгач инде, анда бөтен шәһәр халкы агылыр.
Гафифә. Кайтсаң ни! Бармый калган булгач, акчаңны кире кайтарып алырсың.
Вәли. Бер алган булгач, кире кайтармыйлар шул инде аны.
Гафифә. Теләсәң ни эшлә, мин барырга куркам!
Вәли. Анда ерткыч җанварлар юк, сине ашамаслар.
Гафифә. Ашамасалар да, мин бармыйм, кирәкми.
Вәли. Юк инде, бармый калырга ярамый, барабыз! Ул бит бик күңелле була. Үзеңнең дә көлә-көлә эчләрең катып бетәр.
Гафифә. Андый көлкеләрне ат кәмитендә дә бик күп күргән инде. Монда да әллә нинди артык җире булмас, кирәкми, мин бармыйм.
Вәли. Ихтыярың, теләсәң ни эшлә, барасың килмәсә, көчләмим, мин үзем генә барам.
Гафифә. Ә, ярар менә, барыр идең бугай, кара син аны, анда ялгыз гына кызлар карарга бармакчы була. Җибәрәмме соң мин сине, Алла боерса, гомеремдә ялгыз җибәрмим!
Вәли. Теләсәң ни эшлә, мин бармыйча калмыйм. Син бармыйсың икән, мин үзем генә тотам да барам! Хуш, сау бул, мин киттем. (Чыга башлый.)
Гафифә. Хәзер киенәм. (Бүлмәгә таба бара башлый. Соңра янә борылып.) Кара әле, анда өскә киенгән көенчә генә утыралармы?
Вәли. Юк, салып утыралар.
Гафифә. Әй! Алай булгач, бик читен икән. Кирәкми, бармыйбыз.
Вәли. Бармыйбыз дип сөйләмә, мин барам, киттем алайса. (Чыга башлый.)
Гафифә. Барам, барам!!
Гафифә. Мин хәзер булам. Өстемә күлмәк кенә киям.
Вәли. Ну, бар, зинһар, тизрәк бул.
Гафифә. Ярый алайса, мин зәңгәр асылымны киям. (Китә башлый.)
Вәли. Әй, юк, тукта әле, зәңгәр асылыңны кимә, нинди булса да берәр җон күлмәгеңне ки. Сезнең андый чачаклы-чуклы карават чаршавы шикелле асыл күлмәкләрегез белән кешегә көлкегә калыр хәлем юк. Без анда бүләк багарга Бүләк багу — туйга әзерләнгән бүләкләрне карау өчен җыелу. бармыйбыз, уен карарга барабыз.
Гафифә. Алай булгач, нинди җон күлмәгемне киим?
Вәли. Теләгәнеңне ки.
Гафифә. Теге гармун итәкле кызыл җон күлмәгем ничек булыр?
Гафифә. Аның шул буе озын булган. Чәнчелеп беткән җөйче, шул кадәр әйттем: «Факиһәнеке төсле матур булсын, яхшы итеп тек»,— дип. Бозып кына бирде. Юкка гына дүрт тәңкә акча әрәм иттем. Моннан ары, Алла боерса, гомердә ул хатынга тектермәм.
Вәли. Ярый, шулай итәрсең. Бар, тизрәк бул.
Гафифә. Соң кайсын киим?
Гафифә. Теге, буйга буф бөргән сирый Сирый (серый) — көрән. күлмәгемне киимме?
Гафифә. Ул да шул бик килешеп бетми, чабулары бик тар булган.
Вәли. Алайса бүтәнне ки.
Гафифә. Ал җон күлмәгем ничек булыр?
Вәли. Бик кызыл булыр.
Гафифә. Соң ниндине киим?
Гафифә. Теге шикалат төсле, тоташ буйлы, бантикле күлмәгемне кисәм ничек булыр?
Вәли. Соң бит аны хәзер генә тегеп булмый лабаса, уф Алла! Бар икән кылыну, ансы да ярамый, монсы да ярамый, белмим, боларга нәрсә генә ярый торгандыр, чәнчелеп бетегез шунда. Сезне көтеп, уеннан калыр хәлем юк. (Чыгып китә башлый.)
Вәли. Мин сиңа әйттем бит инде. Теләсәң нәрсә ки дип. Миңа дисәң, бөтенләй бернәрсә дә кимә.
Гафифә. Соң шулай диген аны. Яхшылап кына сораганда, тотасың да ачулана башлыйсың. Алай булгач, ярый торган булса, мин бернәрсә дә кимим, шушы өстемдәге күлмәгем белән генә барам.
Бүген театр була, траттата, траттата!
Шатлыктан күңлем тула, траттата, траттата!
Картның кәефе бик китә, уйуйуй, уйуйуй!
Уйнаучыларны тетә, уйуйуй, уйуйуй!
Барам мин театрга, траттата, траттата!
Хатыным белән бергә, траттата, траттата!
Кайнатай кайтып кергәч, уйуйуй, уйуйуй!
Безнең киткәнне күргәч, уйуйуй, уйуйуй!
Ачуланса да курыкмыйм, траттата, траттата!
Барыбер сүзен тотмыйм, траттата, траттата!
Кайтып кергәчтен тузар, уйуйуй, уйуйуй!
Бөтен кәефне бозар, уйуйуй, уйуйуй!
Бозса бозар кәефне, траттата, траттата!
Хәзергә мин кәефле, траттата, траттата!
Вәли. Әһә! Булдыңмы әле син, аппагым? Әйдә алайса, киттек инде, былбылым! (Гафифәнең култыгыннан култыклап чыгып китәләр. Сәхнә буш кала. Бераздан, бик кызуланып, уң як ишектән Факиһә килеп чыга.)
Факиһә. Беләсең икән, әйт алайса: кая киттеләр җизниләр?
Биби. Алар, син сорасаң, ничек дип әйтергә икәнен миңа әйтмәделәр.
Факиһә. Соң ничек дип кенә әйттеләр?
Биби. Абзый сораса, кодаларга киттеләр дип әйтерсең, диделәр.
Факиһә. Ә башка кеше сораса?
Биби. Башка кеше кем сорасын? Фатих абый сораган иде дә, мин аңар әйтмәдем.
Факиһә. Менә мин сорыйм.
Биби. Син башка кешемени?
Факиһә. Йә, әйт инде, кая киттеләр?
Биби. Ә! Үзе дә белә икән. Аны сиңа кем әйтте?
Факиһә. Йә, бар. Алдыңа кара, эшеңне эшлә. (Биби кереп китә.) Шул, шул, театрга киткәннәр. Мин үзем дә сизгән идем аны сизүен. Җизни ул безнеке шикелле җебегән авыз түгел. Исенә бернәрсә төште исә, хәзер, шул минут ук эшли дә ала. Безнеке генә ул тегермән ташы шикелле, һич кузгатыр хәл юк. Тукта әле, мин дә алып бардырыйм әле. Кеше барган җирдән мин генә ни эшләп калып торырга соң? (Бик кызуланып, сул як ишеккә кереп китә. Сәхнә бераз буш тора. Бераздан, кычкырышып, Хәбибрахман белән килеп чыгалар.)
Хәбибрахман. Икенчеләй, кайдан керәсен, ничек керәсен белмим.
Хәбибрахман. Анда кергәч тә, нинди урынга утырырга?
Факиһә. Шуның белән була дүрт! Зинһар, ичмаса инде, эчеңдәге бар серләреңне сөйләп бетереп, кешене көлдермә; кеше ишетсә, «моның белгән нәрсәсе бар микән?» ди башларлар. Кеше җаен тапканны, без генә табарбыз әле.
Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйбыз; мин куркам.
Факиһә. Чү, чү, тагы куркуыңнан җыгылып китә күрмә! Шулкадәр зур гәүдәң белән «куркам» дип әйтергә сиңа кешедән оят!
Хәбибрахман. Кирәкми, бармыйм!
Хәбибрахман. Бармыйм дигәч, бармыйм инде.
Факиһә. Соң алай булгач, тагын ни кирәк инде? Кеше бармый торган җирмени ул? Кеше баргач, бергә-бергә күңелле дә булыр. Әйдә, өстеңә киен дә, барабыз. Мин дә хәзер киенеп чыгам. (Кызуланып, уң як ишеккә кереп китә.)
Хәбибрахман. Һай! (Сискәнеп сикереп тора.)
Хәбибрахман. Менә, театрга барырга акча җитә микән дип санап торадыр идем дә, берсе төшеп китте.
Факиһә. Шул гомердән бирле әле өстеңә киенмичә акча санап тордыңмы?
Хәбибрахман. Мин хәзер киенәм. Башыма бүрек киям дә тунымны гына киям. (Кереп китә.)
Биби. Ник, анда җизниләр киттеләр бит. Сез дә шунда барасызмыни?
Факиһә. Без театрга барабыз, әмма син шулай дип әйт.
Биби. Ярый, әйтермен. Бая җизни, син әйтә белмәссең дип, мине яңадан әйттереп карап маташа.
Факиһә. Әйтә белдеңме соң?
Биби. Ник белмәскә, белдем.
Факиһә. Йә әле, тагын әйтеп кара. Безне кая киттеләр диярсең икән?
Биби. Әллә белмәс дип беләсеңме? Мин инде аны Фатих абыйдан күптән өйрәнеп куйдым. Театрга киттеләр диярмен.
Фaкиһә. Һи, аңгыра! Җебегән авыз! Мин сиңа шулай дип әйтергә куштыммыни?
Биби. Ник, үзең әйттең ич: «Җизниләр кодаларга киттеләр, сез дә шунда барасызмы?»— дигәч, «Юк, без театрга барабыз», дип.
Фaкиһә. Күп телеңә салынма. Яхшы тыңла. Әгәр дә әткәй сораса «кая киттеләр?» дип, «кодаларга киттеләр» диген.
Биби. Ярый, ярый, аңладым: «Икесе дә шунда киттеләр», диярмен.
Факиһә. Бар, эшеңдә бул! (Биби кереп китә; Хәбибрахман тунының югары төймәсен төймәли-төймәли чыга.)
Xәбибрaхмaн. Әйдә, булдым.
Фaкиһә. Әйдә, әйдә, булсаң, тизрәк атла аягыңны. (Ишектән чыкканда Хәбибрахманның аркасыннан этә.)
Xәбибрaхмaн. Тукта! Төрткәләмә инде ул кадәр! Чыгам ич. (Чыгып китәләр. Сәхнә буш кала. Бераздан Фатих килеп керә.)
Биби. Эһем, эһем. (Ишектән чыга.) Нәрсәгә тамак кырып йөргән буласың?
Фатих. Абзый өйдәме?
Биби. Тире җыеп күн эшли.
Фатих. Йә, шаярма әле, чынлап әйт әле, өйдәме?
Биби. Ни эшкә ул сиңа?
Биби. Әүвәле әйт ни эшкә икәнен, аннан соң әйтәм.
Фатих. Йә, әйт инде, шаярма.
Биби. Нәрсә бирәсең, әйтәм.
Биби. Һи, мәхәббәтсез!
Фатих. Мәхәббәтсез? Мин нишләп мәхәббәтсез булыйм? Кара бу мыекларны! (Мыекларын борып күрсәтә.) Кызларның калфак чугына ярарлык.
Биби. Йә, күп телеңә салынып торма монда, бар, чык!
Фатих. Ник, шулай ук мине яратмыйсыңмыни? Мин сине әле абзыйдан сорарга дип менгән идем, анда ялгыз гына күңелсез.
Фатих. Кызларның шул булыр инде аларның, алар һәрвакыт шулай һавалы булалар. Кызлар алар, яшь чагындарак, патшага барам мин дип торалар да, ди, аннан ары, санатка Санат — сенатор сүзеннән үзгәртелгән, биредә «түрә» мәгънәсендә. дип әйтәләр, ди; ул да эләкмәгәч, актыгында, солдат булса да ярар дип әйтәләр, ди.
Биби. Йә, йә, бар, мыскыл итмә! Бар, чык! Абзый кайтыр, абыстай да хәзер менәр.
Фатих. Күптән син шуны әйтерләр, мин синнән баядан бирле: «Абзый өйдәме?»— дип сорыйм ич. Өйдә булмаса, хуш, сау бул. (Чыгып китә.)
Хәмзә. Ник, килен кая?
Биби. Алар Хәбибрахман абый белән ни. ни. әй. кодаларга киттеләр.
Xәмзә. Ныграк тарт! Кулың чергән мәллә? (Биби, кинәттән тартып җибәреп, Хәмзәне егып төшерә.) Һай, бәдбәхет! Күзең чыккан нәрсә! Бар, кит, күземә күренмә! (Биби кереп китә. Хәмзә, мәшәкатьләнеп, аягын салып бетерә.) Башка кеше булса, мин аңар кирәген биргән булыр идем булуын, әллә ничек, кыз балага сугарга ул кадәр кул барып җитми. (Тунын салып, чөйгә элеп куя.) Бүген иртә белән чәч алучыга кергән идем, бөтенләй ишегеннән керер хәл юк. Җыен кызыл авыз кибетчеләр тулган. Байларына бөтенләй әйләнеп тә карамыйлар, чәч алучысы да һич санга санамый: «Хаҗи, син әле башка көнне дә керерсең, син бай кеше, һәрвакытта да вакытың бар; болар бит бай кешесе, җомга көннән башка вакытта вакытлары булмый»,— дип, авызын җырып тик тора. (Чалбар балагын җыеп бәйләп куйган тасмаларын чишә.) Алары да шул кибетчеләр яклы. Аларга кибетчеләр яклы булмыйча ярыймы соң? Кибетчеләр бит аларга унар, унбишәр тиенләп яудыралар. Аларга бай акчасы кызганычмыни. Биби, Биби! (Ишектән Биби чыга.)
Биби. Нәрсә дисез, абзый?
Xәмзә. Бар әле, берәрсенә әйт әле, мәдрәсәдәге Коръән укый торган шәкертне чакырып чыксыннар. «Абзый чәч алырга чакыра»,— дисеннәр.
Биби. Нинди мәче алырга?
Хәмзә. Һай, аңгыра, җебегән нәрсә! Мин сиңа мәче алырга дидеммени? Чәч алырга дим! Чәч! (Үз чәчен тарткалап.) Менә, менә шушыны алырга дим! (Биби чыгып китә.) Бу кадәр аңгыра булырлар икән. Җыен аңгыра безгә җыелган. Беркөн Хәбибрахманга: «Бар, агач базарына Хисмәткә бар да аны тизрәк монда алып кайт»,— дип җибәргән идем, барган да бер зур кисмәк алып кайткан. Менә бу сакалымны шулар гына агартып бетерделәр инде. Әле ярый, хәзергә үзем исән әле. Үзем үлгәч, болар дөньяда ничек итеп көн күрерләр? (Биби ишектән килеп чыга да тик тора. Аңа карап.) Нихәл, нишләп терәлеп торасың анда?
Биби. Абзый, Миннебай абзыйга әйткән идем: «Коръән укый торган шәкертне алып чык»,— дип, «Нинди шәкерт ул, мәдрәсәдәге шәкертләр алар бар да Коръән укыйлар, анда Әфтияк укучы юк»,— ди.
Биби. Икесен дә чакырсынмы?
Хәмзә. Нинди икесен дә?!
Биби. Коръән укучыны да, Гайфулланы да?
Хәмзә. Үләм инде мин сезнең белән, җәфаланып үләм! Аңгыра. Соң шул Корьән укучы шәкерт белән Гайфулла икесе дә бер ләбаса инде! Бар тизрәк! Гөнаһ шомлыгы! (Биби чыгып китә.) Менә инде син сөйләш алар белән. И Алла! И Алла! Ахры инде дөньяда акыллы кеше үк калмагандыр. Ничә елдан бирле өйрәтеп тә, игә-чигә китерер хәл юк. Һәр көн шулай башымны катырып бетерәләр. Тукта инде, әүвәл тизрәк чәчемне алдырыйм да, аннан соң, тәһарәт алып, вирдләремне Вирд — дога. укырмын. (Ишеккә таба борылып.) Әй! Кая сез? Башымны чылатырга сабын, су бирегез. (Ишектән кереп китә. Бераздан чынаяк, поднослар күтәреп Биби керә.)
Биби. Үзләре җүнләп йомыш куша белмиләр дә кешене орышалар. (Чәй урыны хәзерли, өстәлнең почмагына самавыр подносы, аның янына зәңгәр эмалированный пласкательный Пласкатель — сакал-мыек кырганда, сабын күбеге ясый торган савыт. куя.) Көне-төне эшлисең дә эшлисең, аның өстенә тагын һәр көн — орыш та талаш. Миңа дисәләр, кырык чөйләре кырылып бетсен шунда. Хәбибрахман абыйларның да, Гафифә апаларның да театрга киткәннәрен әйтәм. Мине генә орышмасын әле, аларны да орышсын. (Ишектән Хәмзә килеп чыга, башын тәмам сабын белән күперткән. Бер кулына яшел кәләпүшен, бер кулына күзлеген тоткан.)
Хәмзә. Бар, миңа муенга салырга эскәтер китер! (Биби чыгып китә. Хәмзә, өстәл янына килеп, пласкательный янына кәләпүшен, аның янына күзлеген куя. Биби бер каралган кызыл эскәтер китереп бирә. Бибигә карап.) Кая, миңа урындык бир әле. (Кызыл эскәтерне муенына бәйли, Биби урындыкны китереп бирә. Янә Бибигә карап.) Бар әле, теге якта камут тартмасында минем плитувам Плитува (бритва) — пәке. бардыр, шуны монда китер. (Биби чыгып китә, Хәмзә урындыкка утыра.) Заманалар бозылды. Әле менә бүген теге урыс сымак нәрсәләр театр уйнап, динне мәсхәрә кылмакчы булып йөриләр икән. Шуны булдырмаска йөреп, бүген ясигъга Ясигъ — ястү намазы. бара алмый калдым. «Уйнатмагыз, рөхсәт юк!» — дип, Җамали үндергә әйткән идек, ул: «Минем эшем түгел, пристефкә үзенә әйтегез»,— диде. Пристефне өйдә туры китереп булмады, галавага менгән идек, ул да алар яклы булырга кирәк: «Минем эшем түгел, сез палисәмистергә барыгыз»,— диде. Аңа барган идек, бакзалга киткән. Губирнаторга да барган идек, бутишник: «Ул бу вакытта кеше кертми, иртәгә сәгать уникедә килеңез»,— диде. Шулай итеп, ахрысы, бәдбәхетләрне туктатып булмады. Алла боерса, икенче вакыт уйнатмабыз әле, пристефне алдан ук күреп куярбыз. (Ишектән Биби килеп керә, аңа карап.) Нихәл, булдымы?
Биби. Менә, булды. (Бритваны өстәлгә китереп куя.) Коръән укучы шәкерт өйдә юк, ди, иптәшләре белән театрга киткән, ди.
Биби. Фатих абый ул син кайтканчы ук чыгып китте.
Биби. Шунда инде, театрга китте.
Хәмзә. Ә? Театрга? Кемнән сорап китте?
Биби. Берәүдән дә сорамады. Вәли кияүләр белән Хәбибрахманнар да киткәч, мин генә нишләп калыйм диде дә китте.
Биби. Китте. (Хәмзә урыныннан сикереп тора.)
Хәмзә. Хәбибрахман да киттеме? (Бибинең өстенэ бара.)
Пьесаны йөкләргә: TXT PDF
«Туган тел» сайты — татарча әсәрләр, аудио-видеоязмалар, программалар һәм башка мәгълүматлар җыентыгы.
«Беренче театр»: премьера спектакля прошла в Елабужском институте КФУ
На сцене актового зала студенты и школьники представили постановку по пьесе Галиаскара Камала
Студенты отделения филологии и истории и учащиеся «Университетской» школы под руководством доцента кафедры татарской филологии Фариды Габидуллиной разыграли на сцене первое действие комедии известного татарского драматурга Галиаскара Камала «Беренче театр» («Первый театр»). Зрителями стали не только студенты вуза, но и школьники.
«По решению президента Республики Татарстан 2021-й год объявлен Годом родных языков, который мы решили встретить по-своему, организовав собственный спектакль. В 2000-х годах в нашем институте был театральный факультет, однако с его закрытием прекратились и постановки на сцене. Я предложила студентам возобновить эту добрую традицию, и они с удовольствием согласились», – отметила Фарида Имамутдиновна.
Сюжет пьесы, созданной в 1908 году, довольно прост. В городе готовится первый публичный спектакль для татарского зрителя. Однако не все обрадовались этой новости, сторонник старых законов жизни купец Хамза бай вместе со своими единомышленниками категорически против нововведений. Только вот в этом его не поддерживают даже собственные дети, которые до возвращения отца уже уходят смотреть постановку. Первое действие заканчивается тем, что Хамза бай предпринимает попытку вернуть их домой.
«Для нас сегодняшний спектакль стал лишь первым шагом в мир театра. Несмотря на все сложности подготовки, мы очень рады, что смогли проделать такую колоссальную работу, сплотиться и выступить на сцене. Надеюсь, что мы и дальше будем развиваться и ставить новые постановки не только на университетской сцене, но и на других площадках», – поделилась впечатлениями студентка отделения филологии и истории Айсина Зиннатова.













