биография мусы джалиля на татарском языке
Биография мусы джалиля на татарском языке
Алты яшендә ул авылларындагы мәктәпкә укырга керә. Анда ул укырга-язарга өйрәнә, Коръәннән берничә сүрә ятлый. Бер елдан соң, 1914 елны, гаиләләре белән Оренбург шәһәренә яшәргә күчәләр. Муса белем алуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам итә. Бу мәдрәсәдә укыган вакытта ул әдәбият белән бик кызыксына. Габдулла Тукай, Мәҗит Гафури, Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев кебек әдипләрнең иҗатлары белән якыннан таныша. Аларның шигырьләре белән канатланып, үзе дә шигырьләр яза башлый, аларны мәдрәсәсендәге кулъязма журналда чыгара.
1921 елның көзендә, партиянең губерна комитеты тәкъдиме белән, Оренбург хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Ул анда алты ай буена укый һәм, аны тәмамлагач, халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китүе сәбәпле, укуын ташлый.
1922 елның көзендә Муса Җәлил Казанга килә һәм бераз вакыт «Татарстан» газеты редакциясендә эшли. 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Анда ул төрле фәннәрнең нигезләре белән таныша, алдынгы яшьләр, язучылар белән аралаша. Газет һәм журналларда аның иҗаты бер-бер артлы чыга бара.
1925 елда «Барабыз» исемле беренче шигъри җыентыгы чыга. Шул ук елны ул Рабфакта укуын тәмамлый.
Рабфакта укыган елларда Муса Җәлилнең дөньяга карашы һәм фикер йөртүе бик көчле үзгәрә. Ул 1924 елга кадәр язган шигырьләренең чынбарлыкка туры килмәүләре турыдна үзе яза.
Укуын тәмамлагач, Муса Җәлил туган авылына кайта, соңрак Орск өяз комитетында инструктор булып, ә аннары Оренбург губерна комитетында татар-башкорт секциясенең инструкторы булып эшли.
1927 елда Комсомолның Үзәк Комитеты Муса Җәлилне Мәскәүгә чакырып ала, һәм шул ук елның август аенда аны Комсомолның Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясенең бюро әгъзасы итеп сайлыйлар. Ул еш кына башкала оешмаларында лекцияләр һәм нотыклар белән чыгышлар ясый. Мәскәүдә Җәлилне «Кечкенә иптәшләр» исемле татар телендәге балалар журналы мөхәррире итеп билгелиләр, ә соңрак аңа «Октябрь баласы» исемле журналны оештырырга һәм җитәкләргә кушыла. Шул ук елны Муса Җәлил Мәскәү дәүләт университетының әдәбият факультетына керә.
1929 елны Мәскәү дәүләт университетының партия оешмасы бертавыштан Муса Җәлилне Большевикларның Бөтенсоюз Коммунистик Партия әгъзасы итеп кабул итә. 1930 елны Муса университетны тәмамлый.
1932 елга кадәр Муса Җәлил «Октябрь баласы» журналы мөхәррире булып эшләвен дәвам итә. 1933 елдан татар телендәге «Коммунист» газетының әдәбият һәм сәнгать бүлегенең мөдире итеп билгеләнә. Газетка мәгълүматлар җыю өчен, ул төрле өлкәләргә сәяхәт итә, төрле эшчеләр белән сөйләшә. Үзенең репортажларында ул авыл күмәк хуҗалыкларының уңышлары турында, эшчеләрнең көннәре турында, яшьләр һәм илне саклаучы сугышчылар турында яза.
1934 елны Муса Җәлилнең «Орденлы миллионнар» исемле зур шигырьләр җыентыгы һәм беренче тапкыр урыс телендә сайланма шигырьләре белән «Стихи Мусы Джалиля» исемле җыентыгы чыга.
1935 елны Муса Җәлилне Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы яңа оештырылган Татар опера студиясенә әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Бу яңа эшкә шагыйрь дәртләнеп тотына, тиз вакытта опера сәнгатенең үзенчәлекләрен үзләштерә. Аның тәкъдиме буенча чит телләрдәге күп классик либреттолар татар теленә тәрҗемә ителә. Шулай ук ул бу эшкә танылган татар язучыларын туплый, үзе дә либреттолар яза.
1938 елны Казанда Мәскәүдәге Татар опера студиясе нигезендә опера театры ачыла. Бу театр тиз вакытта эшче халык арасында бик киң тарала. Муса Җәлил бу театрның әдәби бүлегенең беренче җитәкчесе була. Бу эштә ул Бөек Ватан сугышы башланып фронтка киткәнчегә кадәр эшли.
1939 елда Муса Җәлилне Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе итеп билгелиләр. Шул ук елның 19 ноябрендә Матбугат йортында Казан язучылары аны шәһәр шурасына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр.
1941 елның 23 июнендә Муса Җәлил сугышка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка гариза иилтә, ә 13 июльдә хәрби кием кия. Алты айлык политик тәрбиячеләр курсларын тәмамлагач, 1942 елның февралендә ул Волхов фронтындагы «Отвага» газетының алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә.
1942 елның июнендә, Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның бүлеге чолганышта кала. Чолганышны өзү омтылышында, каты яраланган хәлдә Муса Җәлил дошман әсирлегенә төшә.
Күп айлар буена Муса Җәлил хәрби әсирләр өчен булган лагерьлардан лагерьларга йөргәннән соң, аны Демблин исемле поляк кальгасына китерәләр. Монда гитлерлылар әсирлеккә төшкән Идел ягында яшәүче халыкларны (татарлар, башкортлар һ. б.) җыя торган булалар.
1942 елның ахырында фашистлар «милли легионнар» әзерли башлыйлар. Едлино исемле поляк җирендә күп өлеше татарлардан торган «Идел-Урал» легионын төзиләр. Әсирләргә идеологик тәэсирләр ясап, Советлар гаскәренә каршы сугыштырмакчы булалар. Муса Җәлилнең билгеле татар шагыйре икәнен белгәч, гитлерлылар аны үз максатларында кулланмакчы булалар һәм милли комитетка кертәләр. Шагыйрь килешә, әмма яшерен рәвештә аларга каршы эшли. Ул һәм башка әсирләр фашистларга каршы яшерен оешма төзиләр. «Идел-Урал» редакциясенә яшерен рәвештә кереп, фашистлыкка каршы булган кәгазьләр бастырып, аларны әсирләргә тараталар, махсус яшерен төркемнәр ясыйлар.
1943 елның 21-22 февралендә, көнчыгыш фронтка җибәрелгән «Идел-Урал»ның беренче батальоны (825нче батальон; барлыгы алты батальон була, 825-831) 60-70 фашист офицерларын үтереп, белорус партизаннарына кушыла (Герман документлары буенча, 557 кеше). Шулай ук башка батальоннарны да куллану омтылышында күпчелеге баш күтәреп, партизаннарга кушылалар.
1943 елның августында фашистлар бу яшерен оешманың эзенә төшәләр. Аны оештыручыларны (шул исәптән Муса Җәлилне дә) кулга алалар һәм Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Сорау алулар һәм җәзалаулар башлана. Бу эшкә сәбәп булып лагерьдан берничә кешенең алманнарга яшерен оешма турында хәбәр итүләре дә тора. Мәхмүт Җәмәлетдин, Шәфи Алмас, Гариф Солтан һәм Кунафин исемле кешеләр бу оешманың яшерен серләрен «Идел-Урал» идарәсенә җиткерәләр, яшерен рәвештә мәгълүматлар җыялар.
Моабит төрмәсендә дә Муса Җәлил шигырьләр язуыннан туктамый. Үз иҗатларын ул кечкенә генә дәфтәрләр ясап, анда туплап бара. Дәфтәрләрне шагыйрь көн саен аларга таратыла торган фашистларның «Völkischer Beobachter» «Халык Күзәтүчесе»
1920 ел — 30 апрель 1945 ел газетларының киң кырыйларыннан ясый. Ул дәфтәрләрне «Моабит дәфтәрләре» дип атыйлар. Хәзерге вакытта шагыйрьнең ике дәфтәре билгеле, алар Татарстан Республикасының Милли музеенда саклана. Моабит дәфтәрләренең саны күбрәк булуы ихтимал, әмма алар әле хәзергә кадәр табылмаганнар.
Бу дәфтәрдә шагыйрьнең гарәп графикасы белән язылган 60 шигыре бар. Беренче шигырь — «Буран» (2 ноябрь 1943 ел), соңгысы — «Егет көче» (19 ноябрь 1943 ел). Бу дәфтәрне Моабит төрмәсеннән Габбас Шәрипов алып чыга, ә 1946 елны Нигъмәт Терегулов аны Казанга алып килеп, Татарстан Язучылар берлегенә тапшыра.
Икенче Моабит дәфтәренең зурлыгы — 10,7 x 7,5 сантиметр. Тышлыгында латин хәрефләре белән татарча «Муса Җәлил. Минем якын дустым Андре Тиммерманска Муса Җәлилдән, 1943—1944 — Берлин» дип язылган. Бу дәфтәрдә 50 шигырь бар. Беренчесе — «Җырларым» (1943 ел) шигыре, ә соңгысы — «Яңа ел теләкләре» (1 гыйнвар 1944 ел). Бу шигырьләр арасында унтугызы кабатлана. Бу дәфтәрне Моабит төрмәсеннән шагыйрь белән бергә утырган кеше, аның якын дусты, Бельгия партизаны Андре Тиммерманс алып чыга, һәм 1947 елны Брюссельдагы СССР илчелегенә тапшыра.
1944 елның февралендә Дрезденда Муса Җәлилгә һәм көрәштәшләренә хөкем чыгаралар, һәм шул ук елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гильотинада гомере өзелә. Алар арасында Гайнан Курмашев, Фуат Сәйфелмүлүков, Абдулла Алиш, Фуат Булатов, Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Габдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров була. Үлгәндә алар Коръән укып, кулларында аны тотып үләләр.
Мәгълүмат Муса Җәлилнең «Тормыш юлым» әсәреннән, Исхак Забировның «Джалиль и джалильцы. Документальные очерки и этюды.» (Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1983 ел; 144 бит) китабыннан һәм «Шигърият» сайтыннан алынды.
Презентация по татарскому языку Муса Джалиль
Описание презентации по отдельным слайдам:
МУСА ҖӘЛИЛ Үлгәндә дә йөрәк туры калыр Шигъремдәге изге антына. Бар җырымны илгә багышладым, Гомремне дә бирәм халкыма. 1906-1944
МУСА ҖӘЛИЛ Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы Җәлилов) 1906 нчы елның 15 нче февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 нчы елда Мусаның әтисе Мостафа абзый, ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре белән шөгыльләнә башлый.
МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ ТУГАН АВЫЛЫ МОСТАФА
МУСАНЫҢ УКУ ЕЛЛАРЫ Муса 6 яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч, укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында (1914—1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев иҗатлары белән якыннан таныша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр язып, аларны мәдрәсәдәге кулъязма журналга урнаштыра бара.
МОСТАФА АВЫЛЫ МӘКТӘБЕ
ҖӘЛИЛНЕҢ КАДЕРЛЕЛӘРЕ Хатыны Әминә Хуш, акыллым! Соңгы минутта да Мин уйлармын синең турында; Уйлар минем туңган күкрәгемне Җылытырлар синең куеныңда.
КЫЗЫ ЧУЛПАН Кеп-кечкенә булып туган иде, Хәзер сизәм көн дә артуын. Күргән саен шуны,йөрәгемдә Дулкынланып таша шатлыгым.
МУСА ҖӘЛИЛНЕҢ УЛЫ –АЛЬБЕРТ ҖӘЛИЛОВ Ана бәйрәме Өч баламны, очар кош итеп, Мин очырдым иркен далага. Әйтсәгезче, зинһар, үз итеп, Сагыш белән кипкән анага. Кайда йөри минем улларым? Ана күңеле тели белергә: Кая илтә язмыш юлларын, Җиңүгәме, әллә үлемгә?
ӘНИСЕ РӘХИМӘ АПА …Я, тынычлан, анам, борчылма, Сиңа улың — синең актыгың Алып кайтты алмаз кылычында Ил саулыгын, җиңү шатлыгын..
АПАСЫ ЗӘЙНӘП Абыйсы Ибраһим Сеңлесе Хәдичә
РАБФАКТА УКУ ЕЛЛАРЫ 1922 нче елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан» газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый. Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр, язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына уңай йогынты ясый.
МУСА ҖӘЛИЛ КОММУНИСТЛАР ПАРТИЯСЕНДӘ 1929 нчы елда Мәскәү университеты партия оешмасы студент Муса Җәлилне Коммунистлар партиясе сафына кабул итте.
СУГЫШ ЕЛЛАРЫ 1941 нче елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә.
Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый. Яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Шагыйрь анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайтты. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:
«МОНЫ ЯЗДЫ ТАТАРНЫҢ БИЛГЕЛЕ ШАГЫЙРЕ М. ҖӘЛИЛ. 1942 ЕЛНЫ СУГЫШКА КИЛДЕ ҺӘМ ӘСИР ТӨШТЕ. ӘСИРЛЕКТӘ КҮП ГАЗАПЛАР ЧИГЕП, СӘЯСИ ЯШЕРЕН ОЕШМАГА КАТНАШУДА ГАЕПЛӘНЕП КУЛГА АЛЫНДЫ, ТӨРМӘГӘ ЯБЫЛДЫ. БӘЛКЕМ, АНЫ ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫНА ХӨКЕМ ИТӘРЛӘР. УЛ ҮЛӘР. Ә АНЫҢ ӘСИРЛЕКТӘ ҺӘМ ТОТКЫНЛЫКТА ЯЗГАН 115 ШИГЫРЕ БАР. УЛ ШУЛАР ӨЧЕН КАЙГЫРА. ШУНЫҢ ӨЧЕН 115 ЕНЕҢ 60 ЫН ГЫНА БУЛСА ДА КҮЧЕРЕП КАЛДЫРЫРГА ТЫРЫШТЫ
ТОТКЫНЛЫКТА 1942 нче елның июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына эләгә.
1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә Муса Җәлилов һәм аның көрәштәшләре җәзалап үтерелә.
СОҢГЫ ЕЛЛАР Мәскәу, Столешников тыкрыгы, 11. Муса Җәлилнең соңгы еллардагы (1935 – 1941) квартирасы шунда иде.
Әсирлектә күрсәткән батырлыгы һәм туган илгә тугры калганы өчен Муса Җәлилгә 1956нчы елның 2нче феврале Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул Ленин ордены белән бүләкләнә. “ Моабит дәфтәре” шигырьләр циклы өчен – Ленин премиясе лауреаты исеменә лаек була.Аңа кадәр,аннан соң да берьюлы бу ике югары бүләкне алган кеше булмады,андый шәхес Муса Мостафа улы Җәлил генә иде.
Җәлил Муса
Җәлилов Муса Мостафа улы. Шагыйрь, Советлар Союзы Герое (1956, үлеменнән соң).
Эчтәлек
И.А. Гыйләҗев (идея, сценарий авторы, алып баручы). Муса Җәлил. 2020
Проектның кураторы, эш төркеме җитәкчесе – Б.Л.Хәмидуллин. Редакция советы: И.А.Гыйләҗев (рәис), Л.М.Айнетдинова, М.З.Хәбибуллин, Б.Л.Хәмидуллин, Р.В.Шәйдуллин, Ф.Г.Ялалов. Режиссер, продюсер – Р.И.Хәбибуллин. Рәссам – Г.Р.Дәүләтьянова. Татар теленә Ф.Р.Бәдретдинова һәм И.Х.Хәлиуллин тәрҗемә итте. Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты
Биографиясе
1906 елның 15 феврале, Оренбург губерниясе Мостафа авылы – 1944 елның 25 августы, Плетцензее, Берлин.
1914–1919 елларда Оренбург шәһәрендә «Хөсәения» мәдрәсәсендә, 1919–1924 елларда Татар халык мәгарифе институтында укый.
1925–1927 елларда Оренбург, Орск шәһәрләрендә ВЛКСМ (Всесоюзный Ленинский Коммунистический Союз молодежи) өяз комитетларында инструктор булып эшли.
1927–1938 елларда Мәскәүдә яши.
1928 елдан – «Кечкенә иптәшләр», 1929 елдан – «Октябрь баласы» журналларының җаваплы мөхәррире, бер үк вакытта Мәскәү университетында укый (1927–1931).
1933 елдан «Коммунист» газетасының әдәбият һәм сәнгать бүлеге, 1935 елдан Мәскәүдәге Татар опера студиясенең әдәбият бүлеге мөдире. 1939–1941 елларда ТАССР Язучылар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе.
Иҗаты
1919 елда «Кызыл йолдыз» газетасында беренче шигырьләрен бастыра.
«Барабыз» исемле тәүге шигъри җыентыгы 1925 елда Казанда дөнья күрә.
1920 еллардагы иҗатында революция һәм Гражданнар сугышы героикасына дан җырлый («Үткән юллар» поэмасы, 1924–1929), социализм төзүче гади кешеләрнең романтик образларын («Орденлы миллионнар», 1934; «Хат ташучы», 1938, җыентыклары 1940 та басыла) тудыра.
1930 елларда, романтик шартлылыктан һәм Шәрык метафораларыннан ваз кичеп, яңа реалистик төсмерләр таба; иҗатында психологизм һәм эмоциональлек көчәя. Г.Тукайга ияреп язудан һәм гаруз ритмикасын файдаланудан башлап, Җәлил әкренләп Һ.Такташ шигъриятенә һәм халык силлабик шигыренә хас булган тоник үлчәмгә күчә.
Ул – популяр җырлар, романс һәм либреттолар авторы (шул исәптән «Алтынчәч» операсы, СССР Дәүләт бүләге, 1948).
Җәлил иҗаты лозунгка корылган, ачык публицистик поэзиядән («Бәхет», «Ил халкына») башлап, тасвирлы, эмоциональ поэтик сөйләм («Чишмә», «Сагыну») юнәлешендә үсә.
Аның әсәрләре арасында балалар өчен булган гади шигырьләр дә, көн кадагына сугып язылган поэтик репортажлар да, шигъри фельетоннар да бар.
Г.Кутуй, К.Нәҗми, Һ.Такташ, Х.Туфан һәм башка яшь шагыйрьләр белән бергә Җәлил 1920–1930 еллардагы новаторлык эзләнүләрдә катнаша.
Бөек Ватан сугышы елларында
1942 елның июлендә авыр яраланып әсирлеккә эләгә; Польша, Балтыйк буе, Германиядәге фашист лагерьларында була. Әсирлектә вакытта Г.Кормаш төзегән, татар хәрби әсирләреннән торган яшерен төркем эшчәнлегендә катнаша, аның идея рухландыручысына әверелә.
Бу төркем йөкләмәсе белән Җәлил татар хәрби әсирләрен «Идел-татар легионы»на тарту максатында пропаганда эшен алып бару өчен немецлар тарафыннан төзелгән «Tatarische Mittelstelle» («Татар арадашлыгы», Берлин) оешмасында эшли; анда легионга көчләп кертелгән хәрби әсирләр арасында мәдәни-агарту, гитлерчыларга каршы җимерү эшләре алып бара (кара «Җәлилчеләр төркеме»).
Яшерен оешмада катнашкан ун иптәше белән бергә фашистларның Плетцензее төрмәсендә җәзалап үтерелә.
Җәлилнең сугыш еллары иҗаты хәрби-патриотик лирика үрнәге булып тора («Окоптан хатлар», 1944). Ул әсирләр лагеренда да, үлемгә хөкем ителгәннән соң елдан артык утырган Моабит төрмәсендә дә язудан туктамый.
Аның шигырьләре антифашистик листовкалар белән бергә яшерен оешма әгъзалары арасында кулдан-кулга күчеп йөри.
Моабит дәфтәре
М.Җәлил тарафыннан 1942–1944 елларда, күбесенчә Моабит (Берлин) төрмәсендә үлем көткәндә язылган шигырьләр циклы.
93 шигырь теркәлгән 2 блокнот сакланган. Гарәп графикасында язылган беренче блокнотны төрмәдән әсир сугышчы Г.Шәрипов алып чыга. Ул аны Франция Каршылык хәрәкәтендә катнашкан Н.Терегуловка бирә. Терегулов блокнотны 1946 елның мартында СССРга алып кайта.
Латин графикасында язылган икенче блокнотны шагыйрьнең камерадашы, Бельгия Каршылык хәрәкәтендә катнашкан А.Тиммерманс алып чыга. 1947 елның язында совет консуллыгы аны Брюссельдән Казанга җибәрә.
Ул елларда М.Җәлил исеме тыелган була. СССР КГБсы шагыйрьне гаепләп эш ача, аңа сатлыкҗан исеме тагыла. Тик И.В.Сталин үлгәннән соң гына, И.Френкель тәрҗемәсендә шагыйрьнең берничә шигыре «Литературная газета»да (1953 елның 25 апреле) басылып чыга.
Шигырьләр тулысынча татар телендә 1953 елның ахырында «Моабит дәфтәре» исеме белән (Г.Кашшаф редакциясендә) дөнья күрә.
«Моабит дәфтәре» циклы – Бөек Ватан сугышы еллары татар поэзиясенең иң зур казанышларыннан берсе. М.Җәлил шигъри сүзне гражданлык яңгырашы белән баета, татар поэзиясенә героик пафос алып килә («Җырларым», «Алман илендә», «Ышанма» һ.б.).
« Моабит дәфтәре»ндә шулай ук лирик, юморга корылган шигырьләр һәм балладалар да урын алган.
Бу дәфтәрләр совет халкының чыдамлыгы һәм батырлыгы, бөек Җиңүнең ни бәрабәренә яулап алынуы хакында сөйләүче җан тетрәткеч документ булып торалар. Бер үк вакытта төрле жанрда һәм стильдә язылган ул шигырьләрне югары поэзия дип тә атап була. Аларда эчке культура, шигъри каләмнең ныклыгы, тирән милли нигез бар.
«Моабит дәфтәре»ндә якынлашып килүче үлемне көтеп яшәгәндә кеше гомеренең ни дәрәҗәдә кыйммәт булуын аңлау таң калдыра. Циклның асылын яхшылык белән явызлык, яшәеш белән үлем арасындагы мәңгелек көрәш тәшкил итә. «Серле йомгак», «Вәхшәт» шигырьләрендә шагыйрь фашизмның бөтен тереклек дөньясына дошман булуын күрсәтә; аның өчен «фашизм» һәм «үлем» төшенчәләре янәшә тора. Соңгы шигырьләре – Ватан сакчылары батырлыгына гимн.
«Моабит дәфтәре» күп тапкырлар татар һәм рус телләрендә басыла, 60 тан артык чит телгә тәрҗемә ителә.
Рәссам В.П.Аршинов, «Моабит дәфтәре» мотивларына нигезләнеп, югары сәнгати цикл иҗат итә.
Татар композиторлары (С.Сәйдәшев, Р.Яхин, З.Хәбибуллин) «Моабит дәфтәре» шигырьләренә җырлар язалар.
Цикл поэтикасының йогынтысы Р.Фәйзуллин, Р.Харис, И.Юзеев иҗатларында сиземләнә.
«Моабит дәфтәре»нең төп нөсхәсе ТР Милли музеенда саклана, һәр елда шагыйрьнең туган көнендә экспозиция оештырыла.
Мирасы
Муса Җәлилнең шигъри мирасы күпмилләтле совет әдәбиятының аерылгысыз бер өлешен тәшкил итә. Татар поэзиясенең гражданлык яңгырашын ул героик мотив белән яңартты һәм баетты.
Җәлил совет чоры татар поэзиясенә лирик шагыйрь буларак та, җыр текстлары язучы буларак та, зур лироэпик поэмалар авторы буларак та үзеннән зур өлеш кертә.
«Моабит дәфтәре» циклы дистәләрчә мәртәбә рус, татар телләрендә басылып чыга, башка телләргә тәрҗемә ителә.
Муса Җәлил. Шагыйрьнең әйләнеп кайтуы
Истәлеге
1968 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендә бүләге булдырыла (1997 елдан Муса Җәлил исемендә Республика бүләге).
1966 елда Казанда Җәлилгә һәйкәл куела (сынчы В.Е.Цигаль, архитектор Л.Г.Голубовский).
1970 елда Минзәләдә шагыйрьнең мемориаль музее, ә 1983 елда Казанда музей-фатиры ачыла.
Бүләкләре
Советла Союзы герое (1956).
«Моабит дәфтәре» циклы өчен Ленин бүләге (1957).
Әсәрләре
Әсәрләр: 5 томда. Казан, 2006.
Избранные произведения. Л., 1979.
Әдәбият
Юзиев Н. Муса Җәлил поэмалары. Казан, 1960.
Кашшаф Г. Муса Җәлил. Казан, 1961.
Муса Җәлил турында истәлекләр. Казан, 2006.
Мустафин Р. По следам оборванной песни. М., 1974.
Мустафин Р. Муса Джалиль. Жизнь и творчество. Довоенный период. Казань, 1986.
oren_reader
Oren Reader
Оренбургская блогосфера в режиме реального времени
Оригинал взят у sonnik56 в Муса Җәлил(автобиография на татарском языке)
Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил (Муса Мостафа улы
Җәлилов) 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге
Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә
алтынчы бала булып дөньяга килә. 1913 елда Мусаның әтисе Мостафа абзый,
ишле гаиләсен ияртеп, Оренбург шәһәренә күчә һәм вак-төяк сату эшләре
белән шөгыльләнә башлый. 1918 елны ул туган авылына кире кайта һәм бер
елдан шунда вафат була.
Муса алты яшеннән авыл мәктәбенә укырга керә, гаилә шәһәргә күчкәч,
укуын «Хөсәения» мәдрәсәсендә дәвам иттерә. Мәдрәсә елларында
(1914-1917) матур әдәбият әсәрләрен яратып укый, Тукай, Дәрдмәнд, С.
Рәмиев иҗатлары белән яыннан таны¬ша, шулар тәэсирендә үзе дә шигырьләр
язып, аларны мәдрәсәдәге кулъяз¬ма журналга урнаштыра бара.
Октябрь революциясе җиңеп, илдә совет власте урнашкач, «Хөсәения»
мәдрәсәсе Мәгариф комиссариаты карамагындагы урта педагогик белем бирү
мәктәбе итеп үзгәртелә. Муса, бу мәктәпнең алдынгы укучыларыннан булып,
озакламый шәһәр комсомол оешмасына член булып керә.
1919 елның октябрендә, Оренбург шәһәре Дутов гаскәрләре тарафыннан
камап алынган чорда, Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз»
газетасында унөч яшьлек М. Җәлилнең «Бәхет» исемле шигыре басылып чыга.
Шуннан соң аның революция, көрәш рухы белән сугарылган романтик
шигырьләре матбугат битләрендә еш күренә башлый. 1919 елның декабрендә
М. Җәлил туган авылы Мостафага кайта һәм мәктәп балаларын, яшүсмерләрне
бердәм оешмага туплау буенча культура-агарту эшләре алып бара. 1920
елның январенда М. Җәлилнең актив катнашы белән Мостафа авылы яшьләренең
комсомол ячейкасы төзелә. Шушы ук вакытларда ул, кулына корал алып,
ирекле коммунарлар отряды составында кулак бандаларын тар-мар итү
операцияләрендә катнаша.
1921 елның афәтле җәен М. Җәлил яңадан Оренбург шәһәрендә уздыра.
Көзен аны, партиянең губерна комитеты рекомендациясе белән, Оренбург
хәрби-партия мәктәбенә урнаштыралар. Алты айдан мәктәпне тәмамлагач, ул
Халык мәгарифе институтына укырга керә, ләкин, авырып китеп, тиздән
укуын ташларга мәҗбүр була. Аннан да бигрәк ул Казанга, татар
мәдәниятенең үзәгенә ашкына.
1922 елның көзендә М. Җәлил Казанга килә. Башта ул «Татарстан»
газетасы редакциясендә эшли, ә 1923 елдан Татрабфакта укый башлый.
Рабфакта төрле фәннәрнең нигезләре белән танышу, алдынгы яшьләр,
язучылар арасында кайнау М. Җәлилнең фикри үсешенә һәм иҗат активлыгына
уңай йогынты ясый. Газета-журналларда аның бер-бер артлы шигырьләре,
мәкаләләре басыла, 1925 елда исә «Барабыз» исемле беренче шигъри
җыентыгы дөнья күрә.
1925-1927 елларда М. Җәлил ВЛКСМның Орск өяз комитетында, аннары
Оренбург губерна) комитетында инструктор булып эшли! 1927 елда аны
комсомолның Бөтенсоюз киңәшмәсенә делегат итеп җибәрәләр. Киңәшмәдә ул
ВЛКСМ Үзәк Комитетының татар-башкорт секциясе бюросына член итеп сайлана
һәм Мәскәүдә эшләргә калдырыла. Бюроның тапшыруы буенча М. Җәлил
беренче татар совет балалар журналларын («Кечкенә иптәшләр» һәм «Октябрь
баласы») оештыруда актив катнаша һәм 1932 елның ахырына кадәр («Октябрь
баласы» Казанга күчеп, «Пионер каләме» исеме белән чыга башлаганчы) шул
журналларның җаваплы редакторы булып эшли. Бер үк вакытта ул 1927-1931
елларда I Мәскәү дәүләт университетының әдәбият-сәнгать факультетында
укып югары белем ала. 1929 елда М. Җәлил партия сафына член булып керә.
1933-1934 елларда М. Җәлил Мәскәүдә татар телендә чыга торган
«Коммунист» газетасының әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли. Үзәк
газеталарда эшләгән елларда ул, журналист-хәбәрче буларак, күп кенә
промышленность предприятиеләренә, колхоз-совхозларга бара» халыкның
.тюрмышы һәм хезмәте белән якыннан таныша. Болар һәммәсе аның әдәби
иҗатында билгеле бер чагылыш табалар. 1934 елда шагыйрьнең күп кенә
шигырьләрен эченә алган шактый зур җыентыгы («Орденлы миллионнар»)
басыла һәм шул ук елны «Стихи Мусы Джалиля» исеме белән сайланма
шигырьләре беренче мәртәбә рус телендә чыга.
1935 елда Мәскәү дәүләт консерваториясе каршында татар опера театрына
профессиональ кадрлар әзерләү өчен Татар опера студиясе оештырылгач, М.
Җәлилне шунда әдәби бүлек мөдире итеп эшкә чакыралар. Шагыйрь үзе өчен
яңа бу хезмәткә дәртләнеп тотына, чагыштырмача кыска гына вакыт эчендә
опера сәнгатенең специфик үзенчәлекләрен, классик опера һәм балет
либреттоларының язылу хасиятләрен профессиональ белгеч дәрәҗәсендә
үзләштереп, студиядә зур оештыру эшләре алып бара: үз тирәсенә
дистәләрчә шагыйрьләрне һәм композиторларны туплый, аларны сәнгатьнең
катлаулы тармагында иҗат итәргә рухландыра, либреттолар язарга булыша,
беренче татар операларының тууына турыдан-туры иҗади ярдәмен күрсәтә.
1938 елда студиядә укуын тәмамлап Казанга кайткач та М. Җәлил опера
театрының әдәби бүлек җитәкчесе булып эшләвен дәвам иттерә.
Композиторлар белән аралашу, музыка дөньясы белән тыгыз бәйләнеш тоту
Җәлил иҗатында яңа үзгәрешләр тууга сәбәп була: әсәрләрендә лирик
җылылык, музыкальлек, нәфислек, халыкчан табигыйлек хасиятләре көчәя,
җыр һәм романслар иҗат итүгә игътибар арта. «Сагыну», «Җир җиләгем»,
«Җырым булсын бүләгем», «Карашларың» кебек хисләрнең сафлыгы һәм
тирәнлеге белән «аерылып торган шигырьләр, композиторлар тарафыннан
музыкага салынып, халыкның яраткан җырларына әвереләләр. Әдипнең
иҗатында бөтенләй яңа жанр-драматик поэма жанры да барлыкка килә.
«Алтынчәч» (1935-1941), «Илдар» (1940) драматик поэмалары нигезендә
композитор Н. Җиһанов соңыннан үзенең атаклы операларын иҗат итә.
М. Җәлилнең 1934-1941 еллар арасында язган лирик шигырьләре, җырлары,
«Хат ташучы» (1938), «Алтынчәч» кебек поэмалары сугышка кадәрге татар
совет поэзиясенең үзенчәлекле бер казанышы буларак тәкъдир ителәләр.
1939 елда М. Җәлил Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы
секретаре итеп билгеләнә. Шул ук елны Казан хезмәт ияләре аны шәһәр
советына депутат итеп сайладылар. Ватан сугышын ул шушы җаваплы
постларда эшләгән җәмәгать эшлеклесе һәм күренекле әдип сыйфатында
каршылый.
1941 елның июль аенда М. Җәлил армиягә алына. Башта ул Казан
гарнизоны хәрби частендә рядовой кызылармеец булып хезмәт итә, аннары
Курск өлкәсендәге политработниклар әзерли торган алты айлык курсларга
укырга җибәрелә. Курск өлкәсенә фашист гаскәрләре якынлашкач, курслар
Татарстанның Минзәлә шәһәренә эвакуацияләнә. 1941 елның декабрендә
курсларны тәмамлагач, өлкән политрук М. Җәлил Мәскәү аша фронтка китә
(февраль, 1942), Ул Төньяк-көнбатыш фронтта чыга торган «Отвага» исемле
газетаның алгы сызыктагы хәрби корреспонденты итеп билгеләнә. 1942 елның
июнендә Волхов юнәлешендә барган канлы сугышлар вакытында, аларның
часте чолганышта калып, М. Җәлил каты яраланган хәлендә дошман кулына
эләгә. Шул көннән патриот шагыйрьнең фашист тоткынлыгындагы газаплы һәм
героик тормыш этабы башлана.
1944 елның февраль аенда Җәлилгә һәм аның көрәштәшләренә Дрезденда
суд була. Фашистик хәрби суд аларны, «дәүләткә каршы җимерү эше» алып
баруда гаепләп, үлем җәзасына хөкем итә. Шул елның 25 августында
Плетцензее төрмәсендә унбер җәлилченең гомере өзелә.
Моабит шигырьләре шагыйрьне әдәбиятның бөтен дөнья орбитасына алып
чыкты. Бу шигырьләр, СССРдагы барлык милли телләргә тәрҗемә ителүдән
тыш, инглиз, француз, испан, немец, гарәп, япон, венгр, румын, чех,
корея һәм башка чит ил халыклары телләрендә дә кат-кат басылдылар.
М. Җәлилнең әдәби мирасы күп милләтле совет әдәбиятының кыйммәтле бер
казанышы булып тора. Аның әсәрләре кешеләрдә матур, гуманистик тойгылар
уята, аларны тормыштагы матурлыкны күрергә һәм шул матурлык өчен
көрәшергә чакыра.
М. Җәлил 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.

